"Гыйлем" үзәгенең татарча фәнни-популяр лекцияләр мәйданы "Хәлбуки" лекторие үз эшен дәвам итә. Игътибарыгызга биология һәм этология фәннәрен берләштергән лекция тәкъдим итәбез.
1968 елда Джон Кэлхун исемле галим таң калдыргыч эксперимент уздыра. Ул тычканнар белән кешеләр җәмгыятен чагыштыра да, моның нигезендә кешелекнең киләчәген фаразламакчы була. Моның өчен галим тычканнар “оҗмахы” булдыра. Әмма нәтиҗә барысын да шаккаттыра
#Хәлбуки лекториенда КФУ галиме Наил Хәертдинов шушы эксперимент турында кызыклы чыгыш ясаячак.
Вакыты: 27 март, Шимбә, 17:00
Урыны: Казан, Островский урамы, 15 йорт (Татар китабы йорты).
Инстаграмда туры эфир оештырылачак.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.